«Татнефть» хәйрия фонды дүртенче ел…
22.12.2025
«Татнефть» хәйрия фонды дүртенче ел рәттән Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе халкы һәм кунаклары өчен «Кыш Бабай резинденциясе» проектын оештыра. Кыш Бабай резинденциясе — ул балаларны могҗизави әкият дөньясына дәшеп, өлкәннәрне күңелле балачакка алып кайта торган сихри урын. Биредә теләге булган һәркем шигырь укып, җыр җырлап — һөнәрләрен күрсәтеп, тәмле бүләккә ия була, фотога төшә ала. Резиденция 11 гыйнварга кадәр көн саен 15:00-21:00 сәгатьләрдә эшли. Керү ирекле.