🎶 Чалпы урта мәктәбендә музыка…
🎶 Чалпы урта мәктәбендә музыка дәресе атналыгы кысаларында 7ләр белән 8ләр арасында кызыклы уен: музыкаль квест узды. Чара барышында укучылар музыка өлкәсендә булган белемнәрен сынадылар: кызыклы викторина, музыка терминнары буенча тест, музыкаль уен кораллары турындагы кроссворд чиштеләр, композиторларның портретларын тану буенча бәйге үттеләр, музыкаль әсәрләрнең өзекләрен, музыка уен коралларының яңгырашын тыңлап билгеләделәр. Команда рухы, бердәмлек көче төрле бәйгеләрдә сыналды. Азактан халык уен кораллары белән оркестр башкарып, җырлашып та ярыштылар.
🍥🥮🍭Бәйрәм ахырында тәмле күчтәнәчләр һәм бәйгеләрдә җиңеп җыйган шоколадлы тәңкәләр белән сыйландылар.
Кызыклы бәйгеләрдә катнашып вакытның узганы сизелми дә калды!
💫 Мондый чаралар балаларда музыка фәненең кирәкле һәм бик кызыклы булуын ачыклый, сыйныф укучыларын берләштерә, якынайта, укучылар күңелендә җылы хәтирәләр калдыра.
✨Бәйрәмне музыка укытучысы Эльза Илмир кызы Кашапова әзерләп үткәрде.
9нчы сыйныф укучылары Диана Дәүлиева, Эльза Хасанова ярдәм итте, Алина Ханова фото-видеога төшерде. Ярдәмгә килгән кызларга һәм барлык актив катнашкан 7-8 сыйныф укучыларына зур рәхмәт! Молодцы! 👏👏👏👍💖✨